+13 °С
Облачно
Все новости
Официально
3 Декабря 2019, 16:15

Эш сәфәре белән

Рәсми бүлекЭш сәфәре беләнДәүләт Думасы депутаты Фәрит Ганиев эш сәфәре белән безнең районга килде. Ул Кушнаренко авылының үзе матди ярдәм күрсәткән «Чишмәкәй» балалар бакчасында булды. Депутат күләгә япмасы төзү өчен Яңа Кормаш балалар бакчасына да 127 мең сум акча бүлгән иде.

Рәсми бүлек

Эш сәфәре белән

Балалар музыка мәктәбендә Фәрит Глүс улы ремонт эшләре барышы белән танышты, укытучылар белән аралашты.

1нче Кушнаренко урта мәктәбендә спорт залын, теш дәвалау кабинетын карады. Санлы һәм гуманитар профильләрдәге «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәгенең заманча җиһазландырылган уку бүлмәләрендә укучылар белән әңгәмәләште.

Фәрит Ганиев район мәгариф бүлеге начальнигы Рәмилә Ибәкова, 1нче урта мәктәп директоры Ринат Идрисов, укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Ләйсән Нурмөхәммәтовага Дәүләт Думасының Мактау хатларын тапшырды.

Читайте нас: