+17 °С
Облачно
Все новости
Образование
31 Января 2023, 15:41

Балык тоту - сәламәтлеккә дәва

Балык тотарга яратмаган кеше сирәктер. Бу шөгыльне аеруча ир-атлар ярата....

Балык тоту - сәламәтлеккә дәва
Балык тоту - сәламәтлеккә дәва

Шунысы кызык, күбесен тоткан балык саны түгел, ә процесс үзе кызыксындыра - балык тоту нерв системасын тынычландыру өчен менә дигән шөгыль. Чын балык тотарга яратучыларны бернәрсә дә туктатмый - алар кыш көне дә бу эшен калдырмыйлар, боз тишеп, бәкегә кармак салалар.

Кармак тотып су буенда утыручы кеше саф һава сулый, ял итә, стресслардан арына.

Тикшеренүчеләр балык тоту йөрәк-кан тамырларын, иммунитетны ныгыта дип тә белдерә. Балык тотканда, йөрәк тынычлана, иркен сулыш алына, шунлыктан үпкәләр 15 % ка яхшырак вентиляцияләнә.

Балык тотуны ир - атлар гына ярата икэн сузне бик дорес тугелдер дигэн нэтижэгэ килдем эле мин. Ни очен дигэндэ ял коне Балык тоту ярышы уткэрэбез дигэч кул буена ир - атлар белэн бергэ хатын- кызлар, балалар да балык тотарга килгэннэр иде. Авылдан ерак тугел Акбаш куле буенда ул конне халык Сабантуйга килгэн кебек дэррэу килгэннэр иде. Тирэ-як авыллардан, районнардан, Уфа шэхэреннэн кайтучы кунаклар хэм авылыбызнын хэвэскэр балык тотарга яратучылары иде.Хэр кем ярышка эзерлэнеп килгэн ,тиз арада бозны тишеп бэкегэ кармакларын салып балык тота да башладылар. Нихаять беренче балык тотучы Гумеров Ришат артыннан башкаларга балык элэгэ дэ башлады. Шулай итеп ике сэгать вакыт тиз генэ сизелмичэ дэ утеп тэ китте. Нэтижэдэ ир атлар белэн бергэ хатын-кызларыбыз да, балалар да шактый гына балык тоттылар да. Жюри әгъзалары хэр бер балык тотучынын балыкларын санап чыккан сон җиңүчеләрне һәм призерларны бүләклэделэр. Аларга дипломнар хэм булэклэр тапшырылды.

Балык тотуны читтән күзәтергә яратучы апаларыбыз, ир-атларыбыз исә балыкчыларга уха, шашлык әзерләп, чәй кайнатып, алар өчен җан атып торды.  Шушы бэйрэмне оештырырга ярдэм иткэн авыл хакимият башлыгы Айваз Рэсил улына, чарада катнашкан район мэдэният йортынын методисты Гузэл Нурлыгаян кызы Латыповага , авылыбызнын кызы "Омет" гэзите хэбэрчесе Эльвира Асадуллинага, авылыбызнын иганэчелэре Айрат Локманов, Ландыш Валиуллина, Дамир Зайнуллинга, хэр вакыт ярдэм итеп торган Илфиз Зиянгировка хэм чэй табыны эзерлэшкэн,чараны оештырырга, шулай ук чарада катнашкан авылдашларга зур итеп рэхмэт эйтэсе килэ.Чарага олы яшьтэге апалар да пешеренеп килгэннэр иде.Бердәмлек булган җирдә ямь дә, җыр-моң да, менә дигән ял да була ул. Балык куленнэн балыкчыларыбыз үзара аралашып, рәхәтләнеп ял итеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар. Киләсе елларда да шулай сафларыбыз сирәгэймичэ Акбаш балык кулендэ очрашырга язсын алла бирса.


#Трезвоесело2022 #Айыкауыл2022
#ВсемирныйКурултайБашкир#БөтәДонъяБашҡорттарыҠоролтайы
#Кушнаренковскийрайон
#Кушнаренково
#КультураКушнаренково
#МАУККушнаренковскийМРДК
#СтарогумеровскийСДК

Балык тоту - сәламәтлеккә дәва
Балык тоту - сәламәтлеккә дәва
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: