*
«Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр» –– ди халык мәкале. Туган илендә үсеп, яшәп, эшләп гомер иткән кеше туган җирен яраткан кебек, њз халкының теле дә, гореф-гадәтләрен дә хөрмәт итәчәк. Ә моның өчен без, ата-аналар, картәни-картәтиләр һәм дә инде без – туган тел укытучылары җаваплы. Ата-ана балага гомер генә бирми, иң зур мирас – туган телен дә бүләк итә.
Туган телебез, Назар Нәҗми әйткәнчә, «горур да, шат чырайлы, ачык йөзле дә, мөкатдәс Тукай теле дә». Татар теле дөнья халыкларын аралаштыра алучы 14 телнең берсе булып тора. Күп тел белү кешегә бервакытта да зыянлы булганы юк, киресенчә файдалы гына. Бүген җир шарында күп тел белүчеләр (полиглотлар) бихисап. Дөньяда унҗидешәр-унсигезәр, аннан да күбрәк тел белүче кешеләр бар хәтта.
«Татарга тылмач (тәрҗемәче) кирәк түгел», дигән әйтем яшәп килә. Бу дөнья халыкларының безнең халкыкка биргән бәяседер. Татар халкы һәрчак сабыр, түзем, тыйнак булды. Кайсы чорны гына алсак та, шул чордагы шагыйрь-язучыларны язсам, алар саны чиксез-исәпсез. Ә алар тел турында күпме шигырь языган да, композиторларыбыз аларга күпме матур көй салган. Туган телнең байлыгын, аның үзенчәлеген, бөеклеген күпме галимнәр өйрәнгән, өйрәнә һәм өйрәнәчәк.
Туган телем! Туган җирем, туган ягым кебек үк кадерле сүз. Илебездә татар теле һәм рус теле тигез хокуклы. Безнең мәктәптә дә татар телен һәркем өйрәнә. Аның ягымлы, назлы сүзләре күңелләрне сөендерә. Укучыларыбыз татар теле буенча олимпиадаларда, конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулыйлар.
Туган телемдә дәшәм сезгә, халкым! Асыл сүзле татар теле – киләчәк теле – тынычлык теле булсын! Югалмасын, онытылмасын, балаларыбыз, оныкларыбыз да шул телдә дәшсен!
Зөлфия ВӘЛИЕВА, Илек урта мәктәбе укытучысы.
*
Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки avangrd@yndex.ru электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.
Әлфия АРСЛАНОВА.