*
Минем туган телем – татар теле. Быел тугызынчы сыйныфта укыйм. Белүегезчә, чыгарылыш сыйныфлар 4 имтихан тапшыра. Сайлау имтиханы итеп мин татар теленнән алдым. Бүгенге көндә әзерләнеп кенә калмыйм, ә татар теле турында белемемне тагын да ныграк үстерәм, иншалар язам, өстәмә дәресләргә йөрим. Минем өчен телем башта бик җиңел кебек иде, алай түгел икән. Аның бик күп кагыйдәләрен, үзенчәлекләрен белергә кирәк.
Татар теле бик түзем тел. Аның бай, авыр , фаҗигале, мактаулы тарихы бар.
Минем телем –
Меңәрләгән ишләре күк
Моңлы тел ул.
Үзенә җай, үзенә ятыш.
Аның көе:
«Сак-соклары», «Рамайлары»,
«Сарманнары», «Гөлҗамалы»,
«Карурманы», «Әллүкие». (Р.Фәйзуллин)
Шигырьдә саналып киткән җырларда да туган халкымның тормышы чагыла. Аның төп коралы булып тел тора. Чит-ятлардан кагылса да, куылса да, аны чукындырырга тырышсалар да, горурлыгын җуймаган, үткенлеген югалтмаган, үзенең гади тормышын дәвам иткән, яшәүдән туктамаган. Иген иккән, ит-сөт җитештергән, нефть чыгарган. Кешеләрне милләтенә карамыйча туендырган, киендергән, матур җыры белән сөендергән. Ул – изге төшенчә. Телем һаман үсә, ныгый, байый барган. Кадерле телем мине дә кеше иткән. Шушы җылы, тере телем белән мин кешеләргә дәшәм: “Берегез дә туган телегезне онытмагыз! Яратыгыз туган илебезне! Яратыгыз туган телебезне!»
Дания САДЫЙКОВА,
Илек урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.
*
Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки avangrd@yndex.ru электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.
Әлфия АРСЛАНОВА.