Туган телдә чыгучы гәзитебезне алдыручы укучыларыбыз, әлбәттә, аны, һичшиксез, белә. Бүген «Авангард» район гәзите сайтында нәкъ шундый исемле иншалар бәйгесе башлыйбыз. Аның нәтиҗәләрен 21 февраль – Халыкара туган телләр көненнән соң игълан итәчәкбез. Җиңүче тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк. Конкурста балаларны да, өлкәннәрне дә актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.
*
Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Балачак иленә күз салу, балалар дөньясына шулай чуму тагын кемнең мондый мөмкинлеге бар? Мөгаен, шуңа да, остазларыбызга карап, күпләребездә шушы һөнәрне сайлау теләге уянадыр.
Карача-Елга авылының урта мәктәбендә укыган вакытта ук туган тел укытучысы булачакмын дигән карарга килгән идем. Моңа, әлбәттә, туган телемне яратуым һәм аны тирәнтенрәк өйрәнергә теләү этәрде. Алдыма куйган максатым Уфа дәүләт педагогия институтына алып килде.
Менә 27 ел инде шушы изге юлдан атлыйм. Балаларның шат тавышлары, көләч йөзләре, ниндидер яңалык көтеп төбәлгән күзләре миңа көч-дәрт бирә. Бүген Уфа шәһәренең 130 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, директорның гыйльми-методик эшләре буенча урынбасары булып эшлим.
Үз һөнәремне яратам, татар теле укытучысы икәнлегем белән горурланам. Башкарган эшем кирәк булуына, аны лаеклы бәһалауларына сөенәм, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исемен горурлык белән йөртәм.
Теләгем шул: үзем туган телемне никадәр хөрмәт итәм, мин укыткан кызлар һәм малайлар да аны шулай күрсеннәр, ул кирәксез әйбер дәрәҗәсенә калмасын. Хезмәт юлымда үземә бирелгән олы миссия – туган телебездә матур итеп сөйләшә белгән милли үзаңлы балалар тәрбияләүне тормышка ашырып, сөенеп эшләргә һәм яшәргә язсын!
Әлфия УСАИНОВА.
Уфа шәһәре.
*
Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки avangrd@yndex.ru электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.
Әлфия АРСЛАНОВА.