+24 °С
Дождь
Конкурсы
14 Февраля 2025, 05:41

Горурланырга бер сәбәп

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» конкурсы Горурланырга бер сәбәп «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»... Әлеге юлларны яттан белмәгән, танымаган яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Туган телдә чыгучы гәзитебезне алдыручы укучыларыбыз, әлбәттә, аны, һичшиксез, белә. Бүген «Авангард» район гәзите сайтында нәкъ шундый исемле иншалар бәйгесе башлыйбыз. Аның нәтиҗәләрен 21 февраль – Халыкара туган телләр көненнән соң игълан итәчәкбез. Җиңүче тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк. Конкурста балаларны да, өлкәннәрне дә актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.

Горурланырга бер сәбәпГорурланырга бер сәбәп
Горурланырга бер сәбәп

Туган тел турында уйлана башласаң, ирексездән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре искә төшә. Игътибарымны аның «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» дигән юллары ала. Чыннан да, дөньяны бит без иң элек туган телебез аша таныйбыз. Алай гына да түгел, ул безгә күпне күрергә, күпне аңларга ярдәм итә. Үземнең Казан шәһәренә бару тарихын моның ачык мисалы итеп китерә алам.  

Берничә ел инде күренекле шагыйрә, журналист Фәндидә апа Харрасова районыбызда «Каурый каләм» иҗади конкурс оештырып килә. Миндә берничә сыйныфташым белән «каләм тибрәткәлибез». Конкурста төрле телләрдә шигырь, хикәя, әкият язып катнашырга була. Сыйныфташыбыз Регина Сәлимгәрәева анда катнашып, хәтта төп призга – шагыйрәнең үз призына, Гран-прига да лаек булган иде!

Татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Фәйрүзә Әсфәндиярова шушы конкурста катнашырга чакырды. Алай гына да түгел. Язган шигырьләребезне халыкара «Глаголица–2024» конкурсына да җибәреп карарга тәкъдим итте. Без икеләнсәк тә, берничә шигыребезне конкурска озаттык.

Бәйгегә шигырьләребезне җибәрүебезне оныткан да идек инде. «Сезне Казан  шәһәренә иҗади ял лагерена чакырабыз» – дип шалтыраткач, тәүдә ышанмый да тордык. Оештыру комитеты әти-әниләр белән дә бәйләнешкә чыккач кына. Бу  шаярту түгел икәнлегенә ышандык.

 Татар телендә иҗат иткән, җиңүче ун укучы арасында без дә бар! Ә  ял лагерена барлыгы йөздән артык яшь авторны чакырганнар булып чыкты. Унөч укучы чит илдән, ягъни арабызда Франция, Греция, АКШ, Италия, Төркия, Молдавия, Үзбәкстан, Казахстаннан да катнашучылар бар. Хәтта, Франциядән килгән яшьтәшем белән бер бүлмәдә яшәдек, дуслаштык. Биш көн буена без төрле осталык дәресләре карадык, экскурсияләрдә булдык, күренекле язучылар белән очраштык, җырладык-биедек, уйнадык-көлдек, кыскасы, ял иттек. Казан шәһәренең кинотеатрларында булдык, фестивальләрдә булу да матур истәлекләр калдырды.

Жюри әгъзалары да бик мәртәбәле иде. Алар арасында: Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская, Андрей Жвалевский, Евгения Пастернак, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлахов, Рөстәм Галиуллин, Нияз Игъламов, Ольга Варшавер, Анна Русс, Надежда Ажгихина.

Йомгаклау кичәсе Сәйдәш исемендәге концертлар залында үтеп, аны Русиянең атказанган артисткасы, күренекле радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Нона Гришаева бик матур алып барды. Биш көннең үткәне сизелми дә калды. Казан шәһәреннән без бик күп яңалык, истәлек, бүләкләр алып кайттык.

Шушы бәйгедә катнашып, килгән яшьтәшләребез белән аралашып, туган телгә ихтирамның зурлыгын тоеп, нык горурландым. Әлеге сәяхәтем тик туган телемне яхшы белгәнем нәтиҗәсендә генә килеп чыкты.

Сабый чагымнан ук туган телемдә аралашырга өйрәткән әти-әниемә, аның бар нечкәлекләренә төшендерүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Шәйхелвәли кызына рәхмәтлемен.    

Татар мәркәзе булган Казанны күреп кайтуыма бик шатмын, бу халкым һәм туган телем белән горурланырга тагын бер сәбәп булды.

Рузана СИТДЫЙКОВА,

Иске Кормаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

*

-Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки avangrd@yndex.ru электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. 

Әлфия АРСЛАНОВА.

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас