+24 °С
Дождь
Конкурсы
12 Февраля 2025, 10:43

Киләчәге якты булсын

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» конкурсы Киләчәге якты булсын «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»... Әлеге юлларны яттан белмәгән, танымаган яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Туган телдә чыгучы гәзитебезне алдыручы укучыларыбыз, әлбәттә, аны, һичшиксез, белә. Бүген «Авангард» район гәзите сайтында нәкъ шундый исемле иншалар бәйгесе башлыйбыз. Аның нәтиҗәләрен 21 февраль – Халыкара туган телләр көненнән соң игълан итәчәкбез. Җиңүче тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк. Конкурста балаларны да, өлкәннәрне дә актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә. *

 

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле....

Шундый газиз дә, якын да, әһәңле дә ул! Аңа булган мәхәббәтем бизмәннәргә салып үлчәнә алмый. Шуңа да кайда гына булсам да, нинди генә милләт кешеләре белән аралашсам да, татар икәнлегемне яшермим, татарлыгым белән горурланам!

Татарлыгымны телем, халкым моң-көйләре, гореф-гадәтләре, йолалары,  милли ашлары аша танытам. Чөнки гасырлар аша әби-бабайларым саклап килгән туган телемне хөрмәт итәм, яратам! Ә бит татар булып та, теленнән баш тарткан күпме татар кешесе яши. Андыйларга күңелемдә кызгану хисе генә уяна.  Ник үз телеңне яратмаска? Кемнән оялырга?  Вата-җимерә русча сөйләсә сөйли, әмма татар булуын яшерә. Кемгә кирәк аның мондый тамаша?  «Улым, упадёшь бит! ..Трогать итмә инде... Деревняга кайтабыз...» Ә нигә авыл түгел? Тотынма, дип әйтергә дә авыр микән ни? Егылма сүзен әллә бөтенләй белмиләрме? «Мама», «папа», имеш. Ә кая йомшак итеп, назлап әйтелгән «әнием» һәм «әтием» сүзләре? Олы улым миңа «әннә» дип эндәшә. «Кит инде, оялмыйча,  олы башы белән «әннә» дип тора , – ди бер кеше. Менә шул «әннә» сүзеннән минем никадәр биеклектә очып йөргәнем аның зиһененә дә кереп чыкмый. Мин бит шул сүзгә канатланып, «улыкаем», – дип аңа эндәшәм. Бу бит минем өчен олы бәхет!

Күп ата-аналарның бәбиләре ана сөте белән «урыслыкны» да үзенә сеңдерә. Имеш, урысча бәләкәйдән үк өйрәнеп үссен, татар теле авылдан чыккач, кирәкми ул! Ай-һай, ялгышмыйсызмы икән? Ник ике телне дә берьюлы өйрәтмәскә?! Ул бит  кечкенә чагыннан ук ике телне дә үзләштереп, рәхмәтле генә булачак! Татарлык, иртәме-соңмы, барыбер үзенекен итә. Кеше, үзе дә сизмәстән, халкының моң-көйләренә тартыла башлый. Эх, өздереп бер җырлар иде – туган телен белми... Уйлап карасаң, татар булып та үз телен белмәгән кеше күп нәрсәдән мәхрүм кала ич.

«Дөньяда  күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...» Туган теленнән ваз кичеп, күп нәрсәне аңламый да, белми кала адәм баласы.

«Аннары төннәр буена

Әбкәм хикәят сөйләгән», – ди бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Туган телгә мәхәббәтне картәни белән картәти дә бирә түгелме? Алар туган телне ярат, дип тә өйрәтмиләр, нибары саф татарча гына сөйләшәләр. Нәкъ шушы булмыймы соң кечкенәдән туган телен ярату орлыгы салу?! Кызганычка каршы, барысы да андый түгел. Балага көчләп-көчләп чит телне тагалар. Русча да яхшы бел, татарча да яхшы белү күпкә отышлырак бит, югайсәң. Үз телен белгән – үз илен белгән, үз илен белгән – шөһрәт-дан күргән, ди халкыбыз мәкале.

Әйе, заманар үзгәргән саен, күбрәк руслаша барабыз. Кайбер татар сүзләренең мәгънәләрен аңлап та  бетермибез, һәм ирексездән рус теленнән «синоним» эзлибез. Ә бит белер өчен чак кына кызыксыну гына сорала.

Унбиш еллап элек «Өмет» гәзитенә сканвордлар төзеп сала башладым. Туган телемне тирәнтен өйрәнергә, үзләштерергә бу миңа зур этәргеч булды. Ул вакытта татар-рус сүзлеге ярдәм итте. Авылдашларым сканвордларымны көтеп ала башлады, чөнки аларда кулланылышта әз булган сүзләргә күбрәк басым ясый идем. Хәтеремдә, күрше абзыйсы кереп:

–Нинди сүз яздың ул анда, һичбер уйлап табып булмый шул сүзне? – диде.

–Велосипед педален сорыйсыңмы? – дидем.

–Каян белдең? – ди.

–Белдем инде,– димен. – Иң авыр сүз шул бит инде – тәбәлдерек.

–Үлеп китсәм, белми кала идем, – дип көлде дә  чыгып китте.

Туган телне белүдән, өйрәнүдән һәм яратудан кешегә бернинди зыян юк. Киресенчә, сөйләмебез, уйларыбыз камилрәк һәм матуррак кына булачак.

Саф татарча сөйләшкән кешеләр арабызда сирәк. Үзебез үк телебезне бозабыз. Гади генә сүзләрне дә руслаштырып беттек: сдавать итәбез, принимать итәбез һәм башкалар. Моның белән туган телебезнең дәрәҗәсен төшерәбез. Киләчәк буынга аны ничек тапшырырбыз?

Дөньяга күзебез ачкан туган телебезне саклау – ул бер кешедән генә тормый. Шуның өчен һәр ата-ана, картәни-картәти үз өстенә җаваплык алсын иде. Шул вакытта туган телемнең киләчәге якты булыр, буыннан буынга аның хәзинәсе күчәр, дип уйлыйм.

Рәмилә АБДУЛЛИНА.

* Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки avangrd@yndex.ru электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. 

Әлфия АРСЛАНОВА.

 

 

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас