+21 °С
Облачно
Конкурсы
11 Февраля 2025, 09:52

Кеше туган телен белергә тиеш

Иң татлы тел-туган тел, Анам сөйләп торган тел.

Кеше туган телен белергә тиешКеше туган телен белергә тиеш
Кеше туган телен белергә тиеш

 

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында ин кадерлесе – тәүге тапкыр сөйләшә башлаган ана теле. Минем туган телем – татар теле. Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә.         

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Үзенең туган телгә булган мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай әнә шулай матур итеп, күңелгә үтеп керерлек итеп әйтеп биргән. Туган телне ярату – туган илне, туган авылны, әткәй-әнкәйне ярату белән бер. Мине кечкенәдән нәнәем белән картәтием туган телебезне сөяргә, хөрмәт итәргә, горурланып яшәргә өйрәтте. Әле дә хәтеремдә картәтием мине тезенә утыртып «Су анасы», «Шурәле» поэмаларының рәсемнәрен күрсәтеп, кызык итеп эчтәлеген сөйли иде. Бераз үсә төшкәч, картәтием сәнгатьле итеп «Шүрәле» поэмасын яттан сөйләде, мин дә картәтиемә охшатып сөйләп йөри идем. Балалар бакчасына йөргәндә районда үткәрелгән «Татар кызчыгы» бәйгесендә Г.Тукайның «Шүрәле»сен ятлап, Гран-при яуладым.

Әлеге вакытта мин 5нче сыйныфта укыйм. Татар теле дәресләре – үзе бер тылсымлы дөнья. Укытучыбыз безне берчә серле әкият дөньясына, берчә шигърият иленә алып керә. Җырлы-моңлы туган телебезнең нечкәлекләренә өйрәтә. Мин туган телемне яратып өйрәнәм. Телемне бозмыйча саф, чиста итеп сөйләшергә тырышам. Бигрәк тә миңа, сәнгатьле итеп шигырь уку ошый.

Кеше беренче чиратта үз туган телен белергә һәм өйрәнергә тиеш. Акыллы, тәртипле кеше, минемчә, беркайчан да үз телен бозмаячак та, онытмаячак та. Рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшү – үзе бер бәхет бит ул.                                                                                                           

Эльвина ХИСМӘТОВА,

Иске Тукмаклы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.

 

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас