+1 °С
Облачно
80 лет Победы
Все новости
Конкурсы
10 Февраля , 15:43

Туган тел бер генә була

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» конкурсы Туган тел бер генә була «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»... Әлеге юлларны яттан белмәгән, танымаган яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Туган телдә чыгучы гәзитебезне алдыручы укучыларыбыз, әлбәттә, аны, һичшиксез, белә. Бүген «Авангард» район гәзите сайтында нәкъ шундый исемле иншалар бәйгесе башлыйбыз. Аның нәтиҗәләрен 21 февраль – Халыкара туган телләр көненнән соң игълан итәчәкбез. Җиңүче тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк. Конкурста балаларны да, өлкәннәрне дә актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.

Туган тел бер генә була
Туган тел бер генә була

*

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз. Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Аңардан да көчле, татлы, назлы, ләззәтле тел бармы икән? Тел – ананың балага зур бүләге.

Бу телдә әби-бабаларың, әти-әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәт булганда гына кеше үз иле, төбәге, гаилә шәҗәрәсе, халкы тарихын аңлый ала. Тел бетсә, аның иясе булган халык та, милләт тә юкка чыга. Шуның өчен дә аны кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.

Минем туган телем – татар теле. Үзен татар дип санаган һәркем өчен ул кадерле һәм газиз. Иң элек бу телдә телем ачылган, татарча бишек җырлары, әкиятләр тыңлап үстем. Шуның өчен дә ул бик якын.

Җир йөзендә җиде миллионнан артык кеше татар телендә аралашып яши. Шулар арасында мин дә булуыма горурланам. Көндәлек тормышта сөйләшкән телебезне еш кына табигый итеп кабул итәбез. Әйләнә-тирә дөньяны беренче мәртәбә танып белергә һәм якын кешеләрем белән аралашуда ярдәм иткәне өчен туган телемә рәхмәтлемен.

Туган тел бер генә була. Ул әниебезнең күкрәк сөте аша керә дияргә дә мөмкин. Беренче сүзләрне дә  әниебездән ишетәбез. Шуңа да халкыбыз үз телен яратып «ана теле» дип атый. Мин татар баласы булып тууыма бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам.

Татар теле бай мираслы, моңлы тел. Бу тел гасырлар буена халыкның тәҗрибәсен сеңдергән, мең еллар буена ата-бабаларыбызның акылын туплап барлыкка килгән, һәм анда һәр сүз алтын бөртекләренә тиң! Татарлар – дөнья күләмендәге вакыйгаларга бай һәм катлаулы тарихлы халык. Халкыма гасырлар дәвамында төрле зилзиләләр үтәргә туры килсә дә, ул халык буларак үзенчәлеген, телен һәм мәдәниятен саклап калган. Таралу буенча һәм сөйләшүче кешеләр саны буенча Россия Федерациясендә икенче урында торган телебезне саклап, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбызны хөрмәт итсәк, үзебезне дә халык буларак саклап калачакбыз. Бу – безнең төп бурычыбыз!

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА, 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең 8 б сыйныфы укучысы.

* * *

Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки [email protected] электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. 

Әлфия АРСЛАНОВА.

 

 

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: