Һәркемнең туган теле бар. Минем туган телем – татар теле. Аны «ана теле» дип тә атыйлар. Чөнки бу телдә әнием миңа бишек җырларын көйләде, сөйләшергә өйрәтте. Кечкенә вакыттан үк әнием безгә Г. Тукай әкиятләрен сөйли иде: «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» һәм башкаларны. Болардан тыш, Тукай әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән «Кызыклы шәкерт», «Бала белән күбәләк», «Гали белән кәҗә» кебек татарча мультфильмнарны да карап үстек.
Ә инде мәктәпкә баргач, татар теле дәресләрендә без укырга һәм язарга өйрәндек. Туган тел дәресләрен мин көтеп алам, без дәрестә татар язучыларының төрле әсәрләрен укыйбыз, фикер алышабыз.
Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнәбез.
Татар халкының милли киемнәре, бәйрәмнәре, милли ашлары, күп гасырлар буена җыелып килгән бай мирасы бар.
Татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате дә бай. Бәләкәй чактан ук татар халык җырларын тыңлап үстем. Туган телем аша туган моңнарны да ярата башладым. Бүген аларны рәхәтләнеп баянда уйныйм. Мин үз телемне бик яратам. Әти-әнием миңа татар исеме кушкан. Мин татар милләтеннән булуым, шушы телдә сөйләшә алуым белән бик горурланам.
Мансур ӘХМӘДУЛЛИН, 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең 7 Ш сыйныф укучысы.
*
Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки [email protected] электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.
Әлфия АРСЛАНОВА.