+1 °С
Облачно
80 лет Победы
Все новости
Конкурсы
27 Января , 11:41

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»

Конкурс «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»... Әлеге юлларны яттан белмәгән, танымаган яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Туган телдә чыгучы гәзитебезне алдыручы укучыларыбыз, әлбәттә, аны, һичшиксез, белә. Бүген «Авангард» район гәзите сайтында нәкъ шундый исемле иншалар бәйгесе башлыйбыз. Аның нәтиҗәләрен 21 февраль – Халыкара туган телләр көненнән соң игълан итәчәкбез. Җиңүче тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк. Конкурста балаларны да, өлкәннәрне дә актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»
«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»

Бәйгебезгә Калтай урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илмира АХУНОВА кушыла:

Туган телемдә нинди генә сүзләр юк:  җылы һәм салкын, йомшак һәм каты, яңа һәм иске... Шуларны уйлаганда иң элек телебезне саклап килгән өлкән буын кешеләре, безнең әби-бабайлар, дәү әти-дәү әниләребез күз алдына килә. Алар сөйләмендә тирән мәгънә, күңел җылысы бар. Авылда өлкән буын белән бәйләнеш көчлерәк кебек миңа, чөнки җәй көннәрендә, кояш әзрәк сүрелү белән, алар капка алларына чыга, күрешеп хәл сораша, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра. Урамда уйнаган балалар белән дә сөйләшеп, киңәш биреп, ниндидер шаян сүз белән аларның да күңелен күтәреп китә. Өлкән буын кешеләрен тыңласаң, бөтенләй уйга бирелеп, алар сөйләгән дөньяга кереп китәсең. Алар сүзендә еракта калган тарих та, бүгенге тормышны сөю дә, барына шөкер итү дә, якты киләчәк тә чагыла. Телләре, әйткән сүзләре гади дә, җанлы да, җылы һәм мавыктыргыч та. Олыларның сөйләме әдәби тел кагыйдәләренә буйсынып бетми, анда диалект сүзләр дә очрый, ләкин алардан ишеткәннәр һәммәсе дә күңелгә якын, чөнки сүзләрнең барысы да туган телемдә яңгырый. Аларның һәр сүзе тәрбияли. Чынлап та, әби-бабай тәрбиясен бернинди мәктәп тә алыштыра алмый. Элек-электән нәнәй-картәтәй янында үскән балалар башкалардан аерылып торган. Чөнки һәр бала белем-тәрбияне өлкәннәр үрнәгендә үз туган телендә алган, ак-караны аерырга да шулай ук туган теле ярдәм иткән. Телебезгә карата сөю дә әни-әбиләрнең сабыйларга җырлаган бишек җырларыннан, сөйләгән халык әкиятләреннән башланган. Өлкәннәр яшьләр сөйләгәнне игътибар белән тыңлап, кирәкле сүзләрне табып, урынында әйтеп, бик яхшы киңәшче дә, сердәш тә була белгән.

Бүген без дә, хәзерге буын яшьләре, өлкән буын кебек үк, телебезне белергә һәм аны сакларга бурычлы. Чөнки әби-бабаларыбыз белән бары тик туган телебездә генә аралаша, фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша алабыз. Безнең телебез – әби-бабайлардан калган зур байлыгыбыз. Аны борынгыдан калган зур ядкарь урынына саклап, киләчәк буынга тапшыру – безнең бурыч. Гомер бүләк иткән әти-әниләребез, назлап-сөеп үстергән дәү әни һәм дәү әтиләребез телен, беренче сүзләребезне әйткән телебезне саклыйк, өйрәник, яратыйк! Туган телебезгә хыянәт итмик!  

Сүзләр һәм телебез турындагы фикеремне түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

Җирдә бер тылсымлы көч бар,

Ул – безнең телебез.

Ул – безнең иң беренче

“Әттә, әннә” сүзебез.

Телебезгә заман җиле

Кагылмый гына тормый.

Илаһи көч ярдәмендә

Ул үсә, һаман ныгый.

Тел, сүз – Ходай биргән бүләк.

Яшә, син, мәңге яшә!

Халкым теле, Тукай теле,

Яшә, син, мәңге яшә!

Илмира АХУНОВА, 8 сыйныф укучысы.

*

Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки [email protected] электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. 

Әлфия АРСЛАНОВА.

 

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: