+1 °С
Облачно
80 лет Победы
Все новости
Конкурсы
24 Января , 10:44

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»

Конкурс «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»... Әлеге юлларны яттан белмәгән, танымаган яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Туган телдә чыгучы гәзитебезне алдыручы укучыларыбыз, әлбәттә, аны, һичшиксез, белә. Бүген «Авангард» район гәзите сайтында нәкъ шундый исемле иншалар бәйгесе башлыйбыз. Аның нәтиҗәләрен 21 февраль – Халыкара туган телләр көненнән соң игълан итәчәкбез. Җиңүче тавыш бирү ысулы белән билгеләнәчәк. Конкурста балаларны да, өлкәннәрне дә актив катнашырга чакырабыз. Җиңүчене истәлекле бүләк көтә.

«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»
«Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы»

* * *

Игътибарыгызга «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» конкурсына килгән тәүге эшне тәкъдим итәбез. Калтай урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зифа Нуриева барысыннан да өлгеррәк булды.

* * *

...Җаннарыма ява ләйсән яңгырлары,

Иң-иң катгый бу киңәшем шуннан бары:

Килереңдә язмыйм дисәң туган телдән,

Сабыеңа бир син аны туган көннән

Тоеп үссен балаң туган телнең тәмен,

Аның аша белсен дөньяларның гамен.

Үссен аның гүзәллеген,моңын тоеп,

Туган телен бар телләрдән өстен куеп...” 

Резеда Вәлиева.

Үзен туган халкы вәкиле итеп санаган һәрбер кеше өчен тел – язмыш  бүләге, иң зур байлык.Туган телдә генә рухи ныклык, тарихи дөреслек, иманлы тормыш һәм бөек, илаһи көч бар. Ничек кенә булмасын, ул безне туган көнебездән алып, соңгы сулышыбызга кадәр озата баручы хәзинә. Телебез ярдәмендә халкыбызның гореф-гадәтен, тарихын, язмышын, дөньядагы урынын белә алабыз. Әлбәттә, аның иң беренчел вазыйфасы булып аралашу вазыйфасы тора. Монда иң әһәмиятлесе – гаиләдәге мөгалләмә һәм гореф-гадәтләр.

Россия төбәкләрендә, аннан ары сибелеп яшәүче татар телле милләт вәкилләренең иң беренчел мөһим бурычы-туган телне саклап калу.Тел исән булса, сәнгать тә, көй-моң да,  әхлак та үз урынында булачак.

Ә кайларда саклана соң ул Туган тел? Әлбәттә, гаиләдә, мәктәптә, эш урыннарында, театрларда, концерт залларында, әдәбиятта, матбугат битләрендә.

“Оясында ни күрсә – очканында шул булыр”, ди халкыбыз. Элек-электән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез мәктәптә туган телләрендә укып белем алган, туган авылына тугры калып, шушында яши һәм хезмәт иткән, нәсел дәвамчылары да алар үрнәгендә яшәгән. Безнең гаиләбез шушы традицияләрне дәвам итүче татар гаиләсе. Кечкенәдән һәрвакыт татар телендә аралашабыз, чөнки дөньяны иң элек шушы телдә ачканбыз, аның ярдәмендә күпкә өйрәнеп үстек. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне гаиләбездә саклыйбыз: кич утырабыз, кул эшләре эшлибез. Мин үземнең гаиләм һәм туган телем белән горурланам.  

Әйе, бездә туган телебезне өйрәнергә бөтен мөмкинчелекләр дә бар. Һәркем бу дөньяда үз урынын тапкан кебек, татар теленә дә урын табар безнең халык. Әти-әни, әби-бабайлардан безгә күчкән бу хәзинәне югалтмасак иде, аны саклап буыннан-буынга тапшыра барсак иде!

   Зифа НУРИЕВА, 9 сыйныф укучысы.

* * *

Хөрмәтле дуслар! Конкурста катнашу өчен язмаларыгызны 8-903-352-65-80 номерындагы ватсапка яки [email protected] электрон почтага салуыгызны үтенәбез. Үзегезнең исем шәрифегезне, бәйләнеш өчен телефон номерыгызны, яшәгән авылыгызны күрсәтергә онытмагыз. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз. 

 

 

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: