-17 °С
Облачно
Все новости
Конкурсы
1 Октября , 14:34

Яраткан укытучым

Мин  Кушнаренко районы  Калтай  мәктәбенең  9 класс  укучысы Ләйсән Арсланова булам. Язмамда укыган мәктәбем, яраткан укытучыларым турында сөйлисем килә.

Яраткан укытучым
Яраткан укытучым

Мин  Кушнаренко районы  Калтай  мәктәбенең  9 класс  укучысы Ләйсән Арсланова булам. Язмамда укыган мәктәбем, яраткан укытучыларым турында сөйлисем килә. Безнең Калтай урта мәктәбе һәр көнне үз укучыларын заман таләпләренә туры килгән якты, җиһазландырылган уку кабинетлары, иркен матур спорт залы, тренажерлар мәйданчыгы, ә иң мөһиме – яраткан укытучылары белән каршы ала.  Биредә бик күп яхшы һәм үз һөнәренә бирелгән укытучылар эшли. Шуларның берсе – укытучым, сыйныф җитәкчем, туган телләр укытучысы Зөлфия Нуриева. Ул хезмәт юлын  Калтай  урта мәктәбендә туган телләр укытучысы булып башлый.

2012 елда Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлагач, югары сыйныфларда туган телләр укыта. Ул укучылар белән үзе дә төрле конкурсларда, слетларда катнаша һәм призлы урыннар яулый.  Быелгы уку елында да Зөлфия Мансаф кызы, Республика күләмендә үткәрелгән зур конкурста катнашып, уңышка иреште. Зөлфия Мансаф кызы 13 ел инде мәктәптә балалар күңеленә белем орлыклары сала, игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар тәрбияли. Ул укытучы һөнәрен юкка гына сайламаган, үзенең табигый, тыныч холкы белән балаларның игътибарын үзенә җәлеп итә, дәресләрен бик мавыктыргыч итеп үткәрә, кирәк җирдә таләпчән дә була белә. Дәрестә укытучы үзен тылсымчы кебек хис итә, аның дәресләрендә үзеңнең әкият дөньясына кереп киткәнеңне сизми дә каласың.

Аның хисчән, моңлы тавышы сине әллә кайларга алып китә. Моңа кадәр таныш булмаган әсәр геройлары турында бик күп мәгълүматлар беләсең. Ул дәресләрен һәрвакыт файдалы да мавыктыргыч итеп алып бара, һәр теманы җентекләп аңлата. Дәрестән тыш чараларны да, бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп оештыра. Аны укучылар да, ата-аналар да бик хөрмәт итәләр. Шундый тырыш, булдыклы, үз һөнәрен яратучы, балалар белән уртак тел таба белүче укытучы апабыз Зөлфия Мансаф кызының укучысы булуым белән горурланам.

Зөлфия Мансаф кызы иҗат эше белән дә шөгыльләнә, шигырьләр яза. Үзенең шигырьләре белән безне иҗат дөньясына әйди. Ел да «Каурый каләм» конкурсында катнашып, призлы урыннар алабыз. Барлык укучылары исеменнән бәйрәм белән котлап, аңа сәламәтлек, шатлык, зур уңышлар телим.

Ләйсән Арсланова, 9 нчы сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: