Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берсен-берсе алыштырып тора.
Авылыбызның активисты Айрат Локманов –бу эшлəргə беренчелəрдəн булып кушылып, əлеге өлкəдə зур эшлəр башкаручы авылдашыбыз.
Авыл халкы, чит төбәкләрдә яшәүче якташларыбызның ярдәм итеп биргән акчаларына Айрат Әхат улы коры душ җыелмалары, газ балоннары белән мини плиткалар алды. Авылдашлар тарафыннан мәдәният йортында җыелган оекбашлар , носкилар ,эчке киемнәр ,урын-җир әйберләре, баллар, медикаментлар, коры душ җыелмалары хәм күп кенә кирәк - ярак әйберләр белән бергә балалар язган хатларны да коробкаларга тутырып районда эшләп килүче "Шәйморатов " исемендәге волонтерлар штабына итеп тапшырдык.
Бүген тылның ныклыгы бик кирәк. Тарихта әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында күпләребез ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән.
Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч рухландыручы, батырлыкка өндәүче көч булып тора.
"Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтеп торыйк"- диләр авылдашлар.
Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде.