

Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.Әлеге максатта оештырылган чараларның берсен икенчесе алыштырып тора.Кемнең кулыннан ни килә, кем солдатларга ни җибәрә ала – барысын да эшләргә тырышалар.
Районыбызда эшләп килгән "Хәрби операцияга – маскировка сеткалары" акциясенә безнен дә Иске Гомәр авыл биләмәсе кушылды. Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен маскировка сеткасы үрү пункты эшләп алды.Махсус маскировка сеткасы хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигән кебек, аның яше һәм милләте дә юк. Маскировка сеткасын урергэ өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар да, ир-атлар да, яшьлэр дә, балалар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган һәркем бу изге эштә катнашты. Клубка килеп, хәрбиләргә маскировка сеткасынын кирәклеген аңлап, чын күңелдән эшләүләре һәрберебездә олы хөрмәт уята.
Күңел җылысын, изге теләкләрен кушып үргән сеткалар егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде.Сеткалар урелеп беткэч Украинага хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга җибәреләчәк.
Проект «Трезвое село» реализуется при поддержке Фонда грантов Главы Республики Башкортостан