+30 °С
Облачно
Общие статьи
28 Сентября 2023, 09:59

Ул минем гөнаһым…

Ул минем гөнаһым…  Кияүгә чыккач, ирем янына, шәһәрдән ерак түгел урнашкан бер авылга күчәргә туры килде. Бер кешене белмим. Озак кына вакыт хатта күршеләремне дә танымый идем. Бер җиде-сигез ел яшәгәннән соң гына, без дә авыл халкы кебек, мал-туар тота башладык. Хәтта сыер да алырга туры килде.

Ул минем гөнаһым…Ул минем гөнаһым…
Ул минем гөнаһым…

Иртән көтүгә куганда борынын учыма төртеп бара торган иде ул – шулкадәрле ягымлы иде хайваның. Көтүче теге баштан көтүне алып килгәнче күрше-күлән белән сөйләшеп торасың. Шунда гына башланды минем авыл кешеләре белән танышу. Шулар арасында бер күршем бар иде – Василий Иванович. Сүз аралаш сүгенү иде аның сөйләме. Инде яхшылап әйтеп тә караучылар бар иде аңа, тик сүгенүен ташламады ул.  Шулай да дуслашып киттек. Авыл халкы шәһәр базарына сөт-маен, яшелчә-жимешен сатырга йөргәнлектән, ул миңа еш кына автобуста урын алып куяр иде. Тик кайтып житкенче "яшел суганың бик яшел түгел, сөтең бик куе түгел"дип, һәм башка сәбәп белән көйсезләнүче шәһәр халкын эттән алып, эткә салып сүгеп кайта иде ул. Моңа инде күнгән авыл халкы дәшми генә барса, автобусның артында утырган яшь җилкенчәк, моның сүгенү катыш сөйләменнән егылып-ятып көлеп кайта торган иделәр.  
Кайтып җитеп автобустан төшүгә, йөгереп килеп улы Колька каршы ала иде аны. Бу акылга сай булган зур «бала»га Василий Иванович көн дә уенчык – йомшак куян алып кайта. Чөнки беркем төгәл генә яшен дә белмәгән, инде ир уртасы яшьле улы, шул куяннарны жыя, бары тик бертөрле генә булмасыннар. Ә кайдан алсын инде аңа карт төрле-төрлесен?! Шуңа күрә ул бер үк төрле куяннарны көн дә төрләндерә. Йә муенына, йә койрыгына төрле төстәге тасмалар бәйли. Менә автобустан төшеп улын күрү белән картны алыштырып куялар диярсең:
– Көттеңме әтиеңне, моңсыз бозаукаем минем, – ди ул, куеныннан чираттагы куянны чыгарып. – Әниеңне чүмеч белән кумадыңмы?... Тавыкларны таптап бетермәдеңме икән инде!?…

Тегесе шатлыгыннан куянны кулында әүмәкләп өенә йөгерә.  Аның бүлмәсе шул куяннар белән тулган. Беркемне дә якын жибәрми ул аларга.

Колькага бөтен нәрсә рөхсәт, һәм ни майтарса да гафу ителә. Күршеләрнең тапталган кура жиләк бакчасы өчен Василий Иванович түләү кертеп бирә. Хатта әнисенең кофтасын сыерларына кидерә алмагач та:

– Ярый улым,ни эшлик инде, сыер көтүгә кофтасыз барасы килгәч!?…Моданың нәрсә икәнен белми шул ул, юньсез! – диюдән артмый.

Менә шулай беркөн мин:

–Василий Иванович, бар дөньяны сүгәсең, бар кешене сүгәсең, хәтта үзеңне дә сүгәсең… Бер сүздән шырпысыз кабынасың… Ә менә Колькаңа гел йомшаксың. Кичә бит Колька үрмәкүч куып бөтен сараеңның астын-өскә китерде, ә син бер алама сүз әйтмәдең, – дидем.

 – Беләсеңме, – диде карт, кинәт күзләрен жиргә төбәп. – Ул бала минем гонахым аркасында шундый булып туган... Аның бит бер гаебе дә юк, мин үзем, үзем гаепле.

 Шулчак аның күзеннән мөлдерәп яше агып төште:
–Үсмер идем. Күршедә ярым акыллы Степан исемле кеше яши иде. Гел шуңардан көлә-мыскыллый идем. Таш белән бәрә идем. Якынрак булса, төкерә идем… Иң алама сүзләр оча гына иде аның ягына. Бервакыт әти күреп калды да, шуның өчен чыбыркы белән ярды мине. Аннан чыбыркысын эскәмиягә ташлады да: «Сволочь син…зур гөнаһ эшлисең…Без барыбыз да Алла балалары», – диде. Улым зур башлы, кылый күзле булып туды. Каттым мин шунда. Шуңа мин аңа бер дә ачуланмыйм. Ул минем гөнаһым…
Василий Иванович авылда бар эшкә жиң сызганып алдан йөрүчеләрдән иде. Жыештыру булсынмы, буяу эшеме...  Ә Колька берничә куянын кочаклап гел аңа ияреп йөрер иде.
Карт олыгая төшкәч, үзе белән базарга улын да ияртеп йөри башлады. Чөнки Колька көчле иде. Ә Василий Ивановичнын хәле мөшкеләя барды. Шулай олы сумканы күтәреп, Колька әтисе артыннан бара, кесәсеннән куян колаклары сәленгән.
Шулчак кемдер:

 – Бу кешеләрнең комсызлыгы! Тиле баласын теләнергә алып бара инде бу, үзе белән, – дип куйды.

Бу сүзләрне ишеткән Васлий Ивановичның хәтта кулыннан сумкасы шап итеп жиргә төшеп утырды. Ә берни аңламаган Колька һаман елмаеп басып тора бирде.

Еллар үтте. Туктаусыз сүгенүче Василий Иванович та, карчыгы да инде бакыйлыкта. Колька апасында яши бирә. Интернатка бирмәделәр аны. Көн дә иртән куяннарын тотып зиратка атлый ул. Әти-әнисенең кабере янына тезләнеп аларга көндәлек яңалыкларын сөйли. Яңгыр яуса да, кар-бураны булса да бара ул. Жибәрмәскә итеп карыйлар – тыңлашмый...

Шулай, кеше жаннарының серләрен бер Ходаебыз үзе генә белә. Нинди булып туасыбыз билгесез. Ә менә акыллы, әллә тиле булып китүебез үзебездән тора.

 Татьяна Биличенко. Гөлфия Гаян тәржемәсе.

 

Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас